Татарстан Россиянең 100 процентлы цифрлаштыруга күчкән беренче төбәге булды

Бүген Чаллыда республикадагы соңгы аналог станциясен “цифрга” күчерәчәкләр
(Казан, 25 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Россиянең 100 процентлы цифрлаштыруга күчкән беренче төбәге булачак. Чаллыда Татарстан Республикасындагы соңгы аналог станциясе ябылачак, шулай ук 100 процентлы цифрлаштыру һәм республикада NGN челтәрләрен эксплутациягә тапшыру уңаеннан тәкъдир итү узачак.
Әлеге чарада ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов, “Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлеге башлыгы Илдар Халиков, “Таттелеком” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин, Чаллы электр элемтәсе зона бүлеге башлыгы Равил Галимов катнашыр дип көтелә.
Иске координата станциясен эшләүдән туктатканннан соң, яңа NGN–станциясен ачкан вакытта аның мөмкинлекләре күрсәтеләчәк.