«Кама Аланы» индустриаль паркы проекты РФ Инвестиция фондыннан дәүләт ярдәме алачак

«Кама Аланы» индустриаль паркы проектын гамәлгә ашыру яңа эш урыннары булдырырга, халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрергә, төбәкнең социаль-икътисади үсешен тизләтергә ярдәм итәчәк
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Бүген РФ Премьер-министры урынбасары Дмитрий Козак рәислегендә узган Хөкүмәт комиссиясе утырышында РФ Инвестиция фондыннан дәүләт ярдәме алуга дәгъва итүче проектлар каралган. Аның эшендә ТР икътисад министры Марат Сафиуллин да катнашкан. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хөкүмәт комиссиясенең бүгенге утырышында төбәкләрдән алынган 16 инвестиция проекты каралып, алар бертавыштан хупланган. РФ Инвестиция фондыннан дәүләт ярдәме алачак проектлар исемлегендә Татарстан тәкъдим иткән «Кама Аланы» индустриаль паркы проекты да бар. Татарстаннан алынган башка проектларны яклау эше 27 декабрьдә РФ Төбәкләр үсеше министрлыгында узачак утырышта дәвам итәчәк.
Билгеле булганча, шушы елның сентябрендә Татарстанның 6 проекты – «Кама Аланы» индустриаль паркы, «Чаллы Бройлер» ҖЧҖ реконструкцияләү, «Ак Барс» ХК» терлекчелек комплексын үстерү, «Авангард» ҖЧҖ терлекчелек комплексы төзелеше, «Красный Восток-Агро» ААҖ терлекчелек комплекслары төзелеше һәм реконструкциясе, «Алабуга» МИЗ резидентлары өчен кунакханә комплексы төзелеше проектлары РФ Төбәкләр үсеше министрлыгына тәкъдим ителгән иде. «Кама Аланы» проекты РФ Инвестиция фонды чараларыннан дәүләт ярдәме тәкъдим итүгә проектларны сайлап алучы Инвестиция комиссиясендә хуплау тапкан иде.
«Кама Аланы» индустриаль паркы проектын гамәлгә ашыру яңа эш урыннары булдырырга, халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрергә, төбәкнең социаль-икътисади үсешен тизләтергә ярдәм итәчәк.