Иң очсызлы дизель ягулыгы – Татарстан башкаласында

Казанда автомобиль ягулыгына бәяләр төшү дәвам итә
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанстат мәгълүматларына караганда, узган атнада Идел буе федераль округына кергән төбәк башкалаларының 7 сендә бензин бәяләре үзгәрешсез калган. Казан бу исемлеккә керми. Татарстан башкаласында узган атнада да барлык төр бензин һәм дизель ягулыгы очсызлануын дәвам иткән.
Бер атналык тәнәфестән соң, Ижевски кабат А-76 маркалы бензинга иң югары бәя куелган шәһәр дигән данын кире кайтарды. Биредә бу төр ягулыкның бер литры 21 сум 15 тиен тора. Литры 25 сум 7 тиен торган иң кыйммәтле дизель ягулыгы да Удмуртия башкаласында. АИ-93,92 маркалы бензинның иң кыйммәтлесе узган атнада Самарада теркәлгән (24 сум 1 тиен). Литры 25 сум 67 тиен торган югары бәяле АИ-95 ле бензин –Саранскида.
Иң очсызлы А-76 (18 сум 79 тиен), АИ-93,92 (21 сум 77 тиен), АИ-95 (23 сум 55 тиен) маркалы бензиннар –Оренбургта. Узган атнада иң арзанлы дизель ягулыгы Казанда күзәтелгән. Аның бер литры 23 сум 7 тиен тора.