news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ковидлы пациентлар белән эшләүче табибларга өстәмә түләүләрне бер елга озайттылар

Ашыгыч ярдәм табиблары бер смена өчен 2 мең 430 сум акча алачак.

Ковидлы пациентлар белән эшләүче табибларга өстәмә түләүләрне бер елга озайттылар

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Россиядә Covid-19 коронавирусы белән авыручыларга ярдәм иткән эшчеләргә социаль түләүләр 2021 ел ахырына кадәр озайтылды. Ил Хөкүмәтенең әлеге карарын Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган.

«Коронавирус инфекциясе диагнозы расланган пациентлар белән контактта булган медицина һәм башка төр хезмәткәрләргә дәүләт социаль ярдәме күрсәтү максатыннан, 2020 елның 1 ноябреннән 2021 елның 31 декабренә кадәр норматив смена өчен махсус социаль акча түләргә», — диелгән документта.

Аерым алганда, күчмә ашыгыч медицина ярдәме бригадалары табиблары бер норматив смена өчен 2 мең 430 сум, ашыгыч ярдәмнең урта персоналы — 1215, кече медперсонал — 950, ә фельдшерлар — 600 сум акча алачак.

Стационарда ковидлы пациентларга ярдәм күрсәткән табибларга бер смена өчен 3 мең 880 сум, урта медперсоналга — 2 мең 430 сум, ә кече персоналга 1215 сум акча түләнәчәк.

Моннан тыш, пациентларга амбулатор шартларда ярдәм иткән табибларга, патологоанатомнарга, ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчеләренә, һава суднолары экипажы әгъзаларына һәм коронавируслы пациентлар белән контактта булган башка хезмәткәрләргә махсус түләүләр билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100