Владимир Путин: Россиядә хезмәт хакы буенча бурыч 3 миллиард сумнан артып киткән

Россия Президенты Россия хезмәт һәм социаль яклау министрыннан әлеге проблеманы хәл итү өчен нинди чаралар күрелүе турында хәбәр итүен сораган.
(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). Россиядә хезмәт хакы түләмәүдә бурыч 3 миллиард сумнан артып киткән, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.Владимир Путин фикеренчә, проблеманың чыганагы булып, кешенең игътибарсызлыгы тора. Моннан тыш, ул авыл хуҗалыгында бурыч – 6 процент, ә эзләп табу тармагында 12 процент, дип белдерде.“Анда әллә акча авыл хуҗалыгындагыдан азмы? Юк, билгеле. Бу – тәртипсезлек, кешеләргә карата игътибарсызлык турында сөйли”, – дип, дәүләт башлыгы сүзләрен шәрехли агентлык.Шулай ук Россия Президенты Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилинннан әлеге проблеманы хәл итү өчен нинди чаралар күрелүе турында хәбәр итүен сораган.