М-7 трассасының Мамадыш территориясендәге өлешендә юл буенда яңа сәүдә комплекслары төзеләчәк

Төп төзелеш-монтаж эшләрен киләсе елның беренче декадасында башларга уйлыйлар

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”). ТР Инвестицион үсеш агентлыгында М-7 Мәскәү-Уфа автомобиль трассасында урнашкан “Парма” һәм “Юлчы” сәүдә комплексларын төзү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә узды. Юлның әлеге участогы, билгеле булганча, Мамадыш районы территориясенә керә.
Бүгенге көндә ТР Инвестицион үсеш агентлыгы Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты белән берлектә М-7 юлының 945 нче км ында базарларны үстерү проектын гамәлгә ашыруга кереште. Бу проектка алыну М-7 федераль трассасын киңәйтү белән бәйле. Шуңа күрә юл янында эшләүче базарларның урыны үзгәртеләчәк.
Бүгенге көндә автомобиль юлын киңәйтүне, арендаторлар һәм сатып алучылар фикерләрен исәпкә алып, базарларны реконструкцияләү буенча эскиз проекты эшләнгән.
ТР Инвестицион үсеш агентлыгыннан хәбәр итүләренчә, “Юлчы” һәм “Парма” сәүдә комплекслары төзелеше шәхси-дәүләт партнерлыгы нигезендә алып барылачак. Төп төзелеш-монтаж эшләрен киләсе елның беренче декадасында башларга уйлыйлар.