Алабугада терлек аксымы җитештерү заводына тәүге таш салынды

Завод 2012 ел ахырына кадәр файдалануга тапшырылачак

(Алабуга, 25 октябрь, «Татар-информ», Гөлшат Солтанова). “Алабуга” махсус икътисади зонасында терлек аксымы җитештерү заводын - «Сария Био-Индастрис Волга» ҖЧҖен төзү эшләре башлана. Бүген булачак завод территориясендә Татарстан Президенты катнашында тәүге таш салу тантанасы булды.
Тантанада шулай ук “Махсус икътисади зоналар” ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Виктор Железцов, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов, “Алабуга” сәнәгый-җитештерү тибындагы махсус икътисади зонасы” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, “Ретманн” компаниясенә нигез салучы Норберт Ретманн катнашты.
«Сария Био-Индастрис Волга» ҖЧҖ “Алабуга” махсус икътисади зонасында биологик калдыкларны эшкәртү буенча югары технологияле тармакның тәүге предприятиесе булачак – биредә ел саен 115 мең тоннага кадәр сөяк оны һәм терлек мае җитештереләчәк. “Без әлеге проектка кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтәчәкбез. Ул республика өчен аерым әһәмияткә ия, проект бездә булган терлекчелек ресурсларыннан тулысынча файдаланырга мөмкинлек бирәчәк. Икътисади зона үсеш кичерә, биредә 19 резидент бар инде, алар керткән инвестицияләрнең гомуми күләме 67 миллиард сум тәшкил итәчәк”, - дип ассызыклады тантанада Рөстәм Миңнеханов.
Норберт Ретманның сүзләренә караганда, «Сария Био-Индастрис Волга» ҖЧҖнең инвестицияләре 34 миллион евро тәшкил итәчәк. Терлекчелек калдыкларын эшкәртү Ауропаның заманча технологияләрен кулланып башкарылыр дип көтелә. Завод 2012 ел ахырына кадәр файдалануга тапшырылачак.
Азык-төлек сәнәгатенең хәзерге үсеше шәһәрләрнең экологик һәм санитар хәленә сизелерлек йогынты ясавын исәпкә алып, «Сария Био-Индастрис Волга» ҖЧҖнең эшчәнлеге экологик хәлне яхшыртырга ярдәм итәчәк.
Заводка тәүге таш салу тантанасы төгәлләнгәннән соң “Алабуга” махсус икътисади зонасының административ-эшлекле үзәгендә икътисади зона объектлары төзелешенә багышланган киңәшмә узды.
Бүген республика Президенты Алабугада махсус икътисади зона топ-менеджерлары өчен төзелүче торак йортны да карады.