Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында белгечләргә җиңел сәнәгать продукциясе иминлеге таләпләрен төшендерделәр

Җиңел сәнәгать предприятиеләре вәкилләре Таможня берлеге кысаларында “Техник җайга салу турында”гы федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру үзенчәлекләрен өйрәнде

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”). Җиңел сәнәгать продукциясе иминлегенә таләпләр. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында предприятиеләрнең технология хезмәтләре белгечләре өчен оештырылган семинар әнә шул темага багышланды. Семинарга “Швейник”, “Адонис”, “Кукмара тегү фабрикасы”, “Алсу” оек-носки фабрикасы”, “Кама Аланы тегү фабрикасы”, “Кукмара киез итек комбинаты” вәкилләре чакырылган иде.
Таможня берлеге кысаларында “Техник җайга салу турында”гы федераль закон нигезләмәләрен гамәлгә ашыру үзенчәлекләрен аларга “Идел буе сыйфат үзәге” һәм “Татарстан фәнни-техник мәгълүмат үзәге” җитәкчеләре төшендерде.
Россия, Белоруссия һәм Казахстан Таможня берлеге агымдагы ел башында төзелгән иде. Аның кысаларында бу өч ил таможня тарифларын бердәй нормага китерә. Шул рәвешле, бердәй таможня территориясе формалашып, анда бердәй таможня кагыйдаләре хөкем сөрә. Бердәй икътисади киңлек булдыру продукция һәм хезмәтләрнең куркынычсызлыгына бердәм таләпләр куллануны таләп итә. Куркынычсызлык турында бердәй документлар булуы, контроль һәм күзәтчелек кагыйдәләренең җайга салынуы зарур.
Хәзерге вакытта 50 норматив документ кабул ителгән, сәүдәне җайга салу нормаларын формалаштыру тәмамланган, техник җайга салу буенча эшләр дә төгәлләнеп килә. 2011 ел урталарына кадәр Таможня берлеге эшчәнлегенә кагылышлы 20 икътисади килешү имзаланырга тиеш.