Равил Зарипов “Казанькомпрессормаш”та Машина төзелеше көнен бәйрәм итүдә катнашты

Ул машина төзелеше өлкәсе хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады һәм кризистан соңгы чорга бурычларын белдерде

(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”). Кичә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов “Казанькомпрессормаш”та Машина төзелеше көнен бәйрәм итүдә катнашты, тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.
Тантаналы җыелышка кадәр “Казанькомпрессормаш” территориясендә спорт мәйданчыклары ачтылар. Мини–футбол буенча уен узды.
Республиканың машина төзелеше предприятиеләре җитәкчеләре катнашкан тантаналы җыелышта Равил Зарипов бу тармакның бүгенге хәле турында сөйләде.
Агымдагы елның 8 ае нәтиҗәләре буенча машина төзелеше тармагы сәнәгать производствосының уңышлы үсешен күрсәтә. Гомумән алганда, 8 айда Татарстан сәнәгать предприятиеләре 655 миллиард сумлык тауар җитештергән, сәнәгать производствосы индексы 108,2 процент тәшкил итә.
Машина төзелеше комплексында уңышлар предприятиеләргә дәүләт ярдәме чаралары буенча башкарылган эшләр, техник һәм технологик базаны модернизацияләүдән килә, дип билгеләп үтте министр.
Кризистан соңгы чор предприятие хезмәткәрләре алдына яңа бурычлар куя, дип ассызыклады Равил Зарипов. “Беренче бурыч предприятиеләрне заказ белән тәэмин итеп кризиска кадәрге җитештерү күләменә чыгудан гыйбарәт. Без чыгарыла торган продукцияне көндәшлелеккә сәләтле итмичә торып, моңа ирешү мөмкин түгеллеген аңлыйбыз. Шуңа күрә, инновацияләрне арттырып, продукциянең сыйфатын яхшырту буенча системалы эшләү икенче бурыч булып тора. Моның өчен производствоның техник һәм технологик яктан модернизацияләү – өченче бурыч. Дүртенчесе – продукциянең үзкыйммәтен киметү, шуңа күрә электр энергиясен экономияләүче технологияләр, материаллар һәм ресурслар кертергә кирәк. Яңа бурычларны гамәлгә ашыру өчен һәр предприятие стратегик үсешнең яңа юнәлешләрен исәпкә алып программалар эшләргә тиеш.”
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм бүләкләр тапшырды, дип хәбәр итә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте.