“Татнефть” прогрессив технологияләр үзләштерә

Әлеге мәсьәлә хакында компаниянең Директорлар советы утырышында фикер алышынды
(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген Казанда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә “Татнефть” ААҖ Директорлар Советының чираттагы утырышы булды.
Директорлар советы чыгару ысулының прогрессив технологияләрен үзләштерү һәм нефть табуның барлык цикллары буенча чыганакларны эксплуатацияләүнең стратегик бурычлары хакында фикер алышты.
Ирешелгән нәтиҗәләрне уңай бәяләп, Директорлар советы компаниянең башкарма дирекциясенә әлеге юнәлештә эшләрне дәвам итәргә йөкләде.
Түбән Камада Нефть эшкәртүче һәм нефть химиясе заводлары комплексын төзелеше хакында мәгълүмат тыңланды.
Директорлар советы нефть-газ өлкәсендә эшчәнлек белән идарә итү һәм сервис хезмәтләре күрсәтү өчен Төркмәнстан территориясендә “Татнефть” ААҖнең филиалы формасындагы бүлекчәсен төзү турында карар кабул итте һәм тиешле нигезләмәне раслады.
Директорлар Советы утырышында “Татнефть” ААҖнең 8 айга бюджет үтәлеше нәтиҗәләре тикшерелде, октябрь аена һәм агымдагы елның дүртенче кварталына бюджет расланды, дип хәбәр итә “Татнефть” ААҖ матбугат хезмәте.