Татарстан компанияләре җитәкчеләре – илнең иң яхшы менеджерлары арасында

Россия Менеджерлар ассоциациясе һәм “Коммерсантъ” нәшрият йорты “Россиянең иң яхшы 1000 менеджеры” рейтингын бастырып чыгарды
(Казан, 25 сентябрь, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). Бүген “Коммерсантъ” газетасы Россия Менеджерлар ассоциациясе белән берлектә төзелгән “Россиянең иң яхшы 1000 менеджеры” рейтингын бастырып чыгарды. Рейтинг бер ел эчендә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясый һәм Россиянең иң професиональ идарәчеләрен, үз тармакларындагы һәм функциональ юнәлешләрдәге лидерларны ачыклый.
2001 елда Менеджерлар ассоциациясе һәм “Коммерсантъ” ел саен тармак һәм функциональ юнәлешләрдә илнең иң яхшы идарәчеләрен билгеләргә кереште. Җитәкчеләр конкурс һәм аның нәтиҗәләренә бик җитди карый, аларның үз эшләре хакында тиешле мәгълүмат бирергә әзер торуы да, нәтиҗәләр ясаганда экспертлар сыйфатында катнашуы да әнә шул хакта сөйли.
”Ягулык сәнәгате” бүлеге буенча Россия компанияләренең иң яхшы җитәкчеләре унлыгына “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов һәм “Татойлгаз” генераль директоры Роберт Фәссахов керде. Химия сәнәгате тармагында Владимир Бусыгин (“Түбән Кама Нефтехим”), Леонид Алехин (“Казаноргсинтез”), Радик Ильясов (“Түбән Кама Шин”) һәм Заһит Шәрәфиев (“Татнефть-Нефтехим”) – иң яхшылар рәтендә.
Тармак элиталарына шулай ук түбәндәге җитәкчеләр керде: Роберт Миңнегалиев - “Ак Барс Банк” (“Коммерция банклары”), Сергей Титов – Чаллы катыргы-кәгазь комбинаты (“Урман һәм урман эшкәртү сәнәгате”), Сергей Когогин – “КАМАЗ” ААҖ (“Машина төзелеше”), Дмитрий Хәйбуллин – “Нәфис-Косметикс” (“Куллану тауарлары җитештерү”), Денис Кислицын – “Яңа караш” (“Сәүдә”). Финанс секторында республиканы Вадим Беспалов (“Ак Барс Капитал”) һәм “Владимир Смирнов (“ТатИнК”) тәкъдим итте.
Моннан тыш, 5 эшчәнлек юнәлеше буенча төркемләнгән икенче дәрәҗәдәге иң профессиональ менеджерлар да билгеләнде. Персонал буенча иң яхшы директорлар унлыгына “Татнефть” ААҖ генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев керде. Иң яхшы ИТ-директорлар арасында “КАМАЗ”ААҖнең мәгълүмати технологияләр департаменты директоры Виктор Ганин, “Татнефть” ААҖнең мәгълүмати технологияләр идарәсе башлыгы Рөстәм Әхмәтҗанов һәм “Түбән Кама Шин” ААҖнең идарә башлыгы Рәшит Хисамиев бар.
Финанс директорлары рейтингына “Татнефть” ААҖ генераль директорының икътисад буенча урынбасары Владимир Лавущенко һәм “Татэнерго” генераль директорының беренче урынбасары Гөлсинә Миңнеханова керде. Коммерция директорлары арасында “Түбән Кама Нефтехим” ААҖ генераль директоры урынбасары Рашат Галиуллин һәм ТАНЕКОның коммерция директоры Валерий Абрамов иң профессиональ җитәкчеләр дип табылды.
“КАМАЗ” ААҖнең мәгълүмати сәясәт директоры Владимир Самойлов иҗтимагый һәм корпоратив элемтәләр буенча директорлар рейтингына керде.