Россия хезмәт министры хатын-кызларның пенсия яшенә карата аңлатма бирде

Гаилә тормышында авырлык күбрәк хатын-кызлар җилкәсенә төшкәнгә күрә, Хөкүмәт яшь аерымлыкларын саклады, ди Топилин.
(Казан, 25 июня, «Татар-информ»). Россия хезмәт һәм социаль яклау министры  Максим Топилин ни өчен хатын-кызларның пенсия яше 5 елга түгел, ә 8 елга арту сәбәбен аңлатты. Аның фикеренчә, "бәхеткә алар [хатын-кызлар. ТИ] озаграк яши. Бу хакта РБК хәбәр итә.Топилинның сүзләренчә, бу - бөтен дөньяга хас вазгыять, һәм башка барлык илләрдә дә пенсия яшен шулай көйләү бара.Гаилә тормышында авырлык күбрәк хатын-кызлар җилкәсенә төшкәнгә күрә, Хөкүмәт яшь аерымлыкларын саклады, ди Топилин.Моңа кадәр кемнәрнең пенсиясе артачагы турында хәбәр ителгән иде.