2014 елда "ТАИФ" компанияләр төркеменең финанс-икътисади күрсәткечләре аның бөтен тарихындагы иң яхшысы булган

"ТАИФ" ААҖ акционерларының гомуми җыелышы узды

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). 2014 елда "ТАИФ" компанияләр төркеменең табышы 469 млрд сумны тәшкил иткән - бу аның тарихындагы иң югары күрсәткеч. Бүген компания акционерларының гомуми җыелышында "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов шундый мәгълүматлар китерде. Җыелыш эшендә Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты.

А.Шиһабетдинов сүзләренчә, 2014 ел "ТАИФ" КТ өчен иң авыры, әмма шул ук вакытта иң уңышлысы да булган. EBITDA күрсәткече буенча табыш 68 млрд сум, саф табыш 45 млрд сумга якын тәшкил иткән. Барлык дәрәҗә бюджет һәм бюджеттан тыш фондларга салым һәм җыемнар 82,6  млрд сум түләнгән, шул исәптән ТР консалидацияләнгән бюджетына - 14,6 млрд сум. 2005 елдан алып ТАИФ ДКның кереме 5 тапкыр, салым һәм җыемнар - 6 тапкыр, шул исәптән ТР  консалидацияләнгән бюджетына 3,4 тапкыр арткан.

Журналистларга "ТАИФ" ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Рөстәм Сүлтиев хәбәр иткәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча "ТАИФ" ААҖнең саф табышы 8 млрд сум булган. Инвестицион программалар күп булу сәбәпле, акционерлар җыелышында 2014 ел нәтиҗәләре буенча дивидендлар түләмәскә дигән карар кабул ителгән.

2014 елда яңа һәм гамәлдәге җитештерү куәтләрен яңарту өчен, нигездә, "ТАИФ" КТның нефть-газ-химия секторына, 38,9 млрд сум инвестицияләнгән. Узган ел нәтиҗәләре буенча социаль өлкәгә чыгымнарның гомуми күләме 13,3 млрд сум тәшкил иткән.  Җыелышта еллык хисап, еллык бухгалтерлык хисабы һәм 2014 финанс елы нәтиҗәләре буенча табыш бүлү расланды. Шулай ук "ТАИФ" ААҖнең яңа Директорлар советы да сайланды.

Җыелыш нәтиҗәләре буенча яңа Директорлар советы утырышы узды, ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән аның рәисе итеп "ТАИФ" ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Рөстәм Сүлтиев сайланды. Директорлар советы әгъзалары "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдиновның вәкаләтләрен дә раслады.      

Фотосурәт  prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.