Татарстаннан депутат Хафиз Салихов парламент тыңлауларында чыгыш ясады

РФ Дәүләт Думасында «Икътисадның инновацион үсешен закончалык белән тәэмин итү» темасына парламент тыңлаулары узды
(Мәскәү, 25 июнь, «Татар-информ», Рафис Измайлов). РФ Дәүләт Думасында «Икътисадның инновацион үсешен закончалык белән тәэмин итү» темасына парламент тыңлаулары узды. Ул Дәүләт Думасының икътисади сәясәт һәм эшмәкәрлек буенча комитеты башлангычында Мәгълүмат сәясәте, мәгълүмат технологияләре һәм элемтәләре һәм Фән һәм фән сыйдырышлы технологияләр буенча комитет ярдәме белән үткәрелде. Тыңлауларда Дәүләт Думасы депутатлары, төрле министрлыклар һәм ведомстволар, иҗтимагый оешмалар, банк һәм бизнес структуралары вәкилләре катнашты.
Тыңлауларда дәүләти-шәхси партнерлык (ДШП), аның нәтиҗәле механизмнарын булдыру темасына Татарстаннан депутат Хафиз Салихов чыгыш ясады. ДПШны үстерү буенча Дәүләт Думасының икътисади сәясәт һәм эшмәкәрлек буенча комитет каршында төзелгән ярдәмче комитет рәисе ДПШның хокук һәм институтчыл механизмнарын төзүдә уңай роль уйнаган федераль законнарга һәм Хөкүмәт карарларына кыскача экскурсия ясады. Әмма төп игътибарны ул бизнес һәм дәүләтнең нәтиҗәле хезмәттәшлегенә тискәре тәэсир иткән факторларга юнәлтте.
Аерым алганда, депутат Россия дәүләти-шәхси партнерлыгы хокук системасының гомум кабул ителгән халыкара стандартларга тәңгәл килмәве, илдә ДПШны үстерүнең концепциясе һәм стратегиясенең юклыгы, проектларны һәм шәхси инвесторларның ихтыяҗларын яклау буенча бик күп процедураларның көйләнмәгәнлеге, табигый монополияләр хезмәтләренә озак сроклы тарифлар урнаштыру өчен хокук нигезләре булмавы һ.б. кебек «авыртулы нокталар»га басым ясады.
Хафиз Салихов һәм башка тыңлауларда катнашучылар үз чыгышларында билгеләнгән структура үзгәрешләренең төп нигезе булып закончалык белән тәэмин ителү тора дип билгеләп үттеләр, һәм шуның белән бергә, гамәлдәге закончалыкка һәм яңа законнар кабул итүгә комплекслы төстә якын килү кирәклеген ассызыкладылар.