Алабуга районында М7 трассасында транспорт хәрәкәте өчен чикләүләр кертелде

Алабуга, Минзәлә һәм Актаныш районнарында автомобиль юлының өч участогы яңартылачак.

 (Казан, 25 май, «Татар-информ»). Татарстанның Алабуга районында 1 июльгә кадәр Колосовка торак пункты ягыннан «Идел» М7 трассасының 1005нче чакрымына чыгуда чикләүләр кертелде, дип хәбәр итә «Волга-Вятскуправтодор» матбугат хезмәте.

«25 майдан М7 автомобиль юлының 1000нче чакрымыннан 1011нче чакрымына кадәр участокта үткәрелә торган юл эшләре аркасында хәрәкәт вакытлыча чикләнә», -дип искәрттеләр оешмада.

Автомобиль йөртүчеләрдән вакытлыча куелган юл билгеләре таләпләрен үтәүне сорыйлар.

Татарстанда быел М7 трассасында тузган 30 чакрымга якын юлны ремонтлыйлар. Шулай итеп, Алабуга, Минзәлә һәм Актаныш районнарында автомобиль юлының өч участогы яңартылачак.