Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанның кече компанияләре планлаштырылганнан 7 процентка күбрәк нефть чыгарды
I кварталда кече нефть компанияләре өлешенә республикада чыгарылган нефтьнең 20 проценты туры килде.
(Казан, 25 май, «Татар-информ»). 2020 елның I кварталында Татарстанның кече нефть компанияләре 1 млн 783 мең тонна нефть чыгарган. Бу планлаштырылган күрсәткечтән 7 процентка күбрәк. ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның кече нефть компанияләре башлыклары белән узган киңәшмәсендә «Нефтеконсорциум» ЯАҖ генераль директоры Фәнис Вәлиев шул турыда сөйләде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Планлаштырылган нефть чыгару күләме 119 мең тоннага арткан. Беренче кварталда кече нефть компанияләре өлешенә республикада чыгарылган нефтьнең 19,9 проценты туры килгән. «Нефть чыгару күләме буенча билгеләнгән эшне 27 компания үтәде», - диде докладчы.
Аерым алганда, кече нефть компанияләре 568 мең тонна нефть чыгарган. Бу - 388 мең тонна югары үзле нефть һәм 80 проценттан артык эшкәртелгән ятмалардан табылган 180 мең тонна нефть.
Үз чиратында Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе урынбасары Родион Карпов кече нефть компанияләрендә соңгы ике елда авария һәм бәхетсезлек очракларына юл куелмады, дип белдерде.
Шул ук вакытта күзәтчелек ведомствосы вәкиле кайбер компанияләрнең куркыныч җитештерү объектларын сәнәгать куркынычсызлыгы таләпләренә җиткерү буенча инвестицион программалар һәм юл карталары әзерләмәвенә игътибар итте.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов килеп туган икътисади вазгыятьтә нефть чыгаруны киметү альтернативасы булмавын белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз