Песошин Татарстанның тулаем продуктында кече һәм урта бизнес өлешен арттырырга өндәде

Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасында Россия эшмәкәрлек көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды.

(Казан, 25 май, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстанның  тулаем продуктында кече һәм урта бизнес өлешен 25тән 40 процентка кадәр арттырырга өндәде. Бу хакта ул Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасында  Россия эшмәкәрлек көне уңаеннан узган бәйрәм чарасында белдерде.

“Эшлекле даирәләргә ярдәм итү, Сәүдә-сәнәгать палатасы булдыру турында Татарстан Президенты тарафыннан 1992 елда  указ имзаланды. Аның 25 ел дәвамында эшләвендә бизнеска ярдәм итү, бәхәсле моментларны хәл итү, хокукый-норматив актларны эшләү буенча һөнәри инфраструктура булдырылган”, - дип билгеләп үтте Песошин.

Аның сүзләренчә, 2017 елда Татарстанда кече һәм урта бизнеска ярдәм итү өчен 1 млрд 250 млн сум акча кертелгән, аның 250 млн сумы – федераль бюджеттан.
“Хәзер бездә 4 социаль-икътисадый үсеш территориясе бар – алар Чаллы, Түбән Кама, Чистай һәм Яшел Үзәндә, аларда сизелерлек салым өстенлекләре бар.

Бездә 65 сәнәгать паркы, муниципаль мәйданчыклар, бизнес-инкубаторлар бар. Аңлашыла, алар беркайчан да җитәрлек булмаячак. Безгә тулаем продуктта кече һәм урта бизнес өлеше хәзерге 25 проценттан 40 процентка кадәр артсын өчен бергәләп эшләргә кирәк”, - диде ул.

Моннан тыш, Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасында бәйрәм чарасында Татарстан Конституцион суды белән Сәүдә-сәнәгать палатасы арасында үзара элемтә һәм бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында килешү имзаланды. Документны Татарстан Конституцион суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов белән Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев имзалады.