Алексей Кудрин Казан, Самара, Тольятти һәм Ульяновскидан метрополия төзергә тәкъдим итте

Россия Хисап палатасы рәисе Томск, Новосибирск, Барнаул, Новокузнецк; Ростов-Дон, Краснодар, Ставрополь нигезендә дә метрополия төзергә кирәк, ди.
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). РФ Хисап палатасы рәисе Алексей Кудрин ил төбәкләре үсешен тизләтү өчен метрополияләр төзергә тәкъдим итте. Аларның берсе Казан, Самара, Тольятти һәм Ульяновск нигезендә оештырылырга мөмкин. Кудрин Санкт-Петербургта узган Закон чыгаручылар советы утырышында шундый тәкъдим белән чыгыш ясады. Бу турыда палатаның матбугат хезмәте хәбәр итте.Алексей Кудрин искәртеп үткәнчә, табигый ресурслары җитәрлек күләмдә булмаган Федерация субъектларының төп бурычы – үсеш нокталарын эзләү. Аның фикеренчә, метрополияләр төзү моңа ярдәм итә алыр иде.«Безгә Россия Федерациясе субъектлары белән горизонталь элемтәләрне көчәйтергә кирәк», - диде Хисап палатасы рәисе.Урта Идел буеннан тыш, Алексей Кудрин Екатеринбург; Томск, Новосибирск, Барнаул һәм Новокузнецк; Ростов-Дон, Краснодар һәм Ставрополь нигезендә дә метрополияләр төзергә тәкъдим итте.Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтында узган форумда Татарстан агломерацияләрен үстерү хакында фикер алышканнар иде.