Әлкилеләрнең милек салымы буенча бурычлары 1,3 млн сум тәшкил итә

Иң зур бурычлылар – Базарлы Матакта яшәүчеләр

  (Казан, 25 март, «Татар-информ»). Әлкилеләрнең 2014 ел өчен милек салымы буенча бурычлары 1,3 миллион сум тәшкил итә. Иң зур бурычлар Базарлы Матакта яшәүчеләр исәбендә: түләнмәгән җир, милек, транспорт салымнары 1,1 миллион сум тирәсе, дип белдерә “Әлки хәбәрләре” газетасы.