Рөстәм Миңнеханов Мәскәү–Казан автотрассасының төзелеш участокларын карады

Татарстан Президенты Идел елгасы аша яңа күпер салыначак мәйданчыкта киңәшмә үткәрде.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов М12 югары тизлекле автомагистрален төзүгә әзерлек эшләре алып барыла торган участоклар белән танышты. Аңа трасса төзеләчәк урында башкарыла торган эшләр хакында сөйләделәр.

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сүзләренчә, хәзерге вакытта автотрасса төзелешенең 7нче участогында үсемлек катламын алу, җир эшләре, мәйданнарны планлаштыру, вакытлы автомобиль юлына плитә түшәү, ут баганалары урнаштыру кебек эшләр башкарыла.

8нче участокта исә вакытлы килү юллары төзелә, төзелеш мәйданчыклары әзерләнә, инженерия-геология тикшерү эшләре алып барыла. Идел елгасы аша күпер төзү буенча эшләр башланган.

«Төзелеш барышында яңа трасса узачак район башлыкларыннан юл төзелеше һәм өстәмә инфраструктура булдыру буенча мөрәҗәгатьләр килде. Президент профиль ведомстволарга әлеге мәсьәләләрне тикшерергә һәм аны хәл итү юлларын табарга кушты», — диде Галимова.

Мәскәү — Казан югары тизлекле автомобиль юлы «Европа — Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридорының бер өлеше булачак. Аны 2024 елга төзеп бетерү күздә тотыла. Төзелеш эшләре белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен «Автодор» дәүләт компаниясе Казанда махсус штаб булдырды.