news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кыргызстан Татарстанның электрон Хөкүмәт өлкәсендәге тәҗрибәсе белән кызыксына

Чит ил делегациясе яңа проектлар өлкәсендә тупланган тәҗрибәне өйрәнү өчен республикага килергә җыена.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Кыргызстан Республикасы яңа проектлар өлкәсендә үзара тәҗрибә уртаклашу өчен Татарстанга берничә эшче төркем юлларга ниятли.

ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Кыргызстан Республикасы Президенты Садыр Жапаров белән очрашуы нәтиҗәләре буенча шундый карар кабул ителгән.

«Кыргызстан Республикасы, берничә эшче төркем оештырып, аларны Татарстанга җибәрәчәге хакында килештек. Алар белем бирү программалары, электрон Хөкүмәт һәм республикада гамәлгә ашырыла торган яңа проектлар өлкәсендә тупланган тәҗрибәне өйрәнәчәк», - диде ул.

2020 елның тугыз ае нәтиҗәләре буенча Татарстан һәм Кыргызстан арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше 27,5 миллион доллар тәшкил иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100