news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нурлат шикәр заводына, рентабельлелеге түбән булу аркасында, ябылу куркынычы яный

Тулаем алганда, Россиядә шикәр җитештерә торган өч предприятиенең ябылу ихтималы бар.

Нурлат шикәр заводына, рентабельлелеге түбән булу аркасында, ябылу куркынычы яный
архив

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). Россиядә шикәр артык күп җитештерелү аркасында өч предприятиегә ябылу куркынычы яный, алар арасында Нурлат шикәр заводы да бар. Бу хакта «Ведомости» газетасы яза.

«2020-2021 елгы авыл хуҗалыгы сезонында (ул 2020 елның августыннан 2021 елның июленә кадәр дәвам итә) гомуми куәте 150 мең тоннадан артып киткән заводлар эшли алмаячак», - дип хәбәр итте газетага Россия шикәр җитештерүчеләр берлегенең идарә рәисе Андрей Бодин.

Тулаем алганда, Россиядә өч шикәр заводы (Татарстандагы Нурлат, Башкортстандагы Мәләвез һәм Тула өлкәсендәге Товарковский предприятиеләре) ябылырга мөмкин.

«Татар-информ» агентлыгы алдарак хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Нурлат район Советы утырышында көндәшлеккә сәләтле булмаган шикәр заводына инвесторлар җәлеп итү кирәклеге хакында белдергән иде.

Бүгенге көндә «Нурлат шикәр заводы» ЯАҖ рентабельлелеге түбән предприятие санала. Җиһазларның бик нык тузуы һәм йөкләнешнең аз булуы аркасында биредә җитештерелә торган шикәр комының үзкыйммәте бик югары. Хәзерге вакытта заводта штатны кыскарту процессы бара. Хезмәткәрләрнең бер өлеше башка предприятиеләргә күчәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100