Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Аксубайда эшмәкәрләрне акча эшләргә һәм хәйриячелек белән шөгыльләнергә өйрәттеләр
Эльвира Низаевага һәм Григорий Маланчевка эшмәкәрлек активлыгы күрсәткәннәре өчен район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
(Аксубай, 25 февраль, «Татар-информ», «Авыл таңнары», Людмила Жаренова). Аксубайда Татарстан Иҗтимагый палатасы һәм кече һәм урта бизнес предприятиеләре Ассоциациясе эшче төркеме катнашында Советның киңәйтелгән утырышы узды.
Бүгенге көндә Аксубай районында 570 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты, 506 шәхси эшмәкәр эшкуарлык эшчәнлеге алып бара, 60 тан артык кеше фермер хуҗалыгын үстерү белән шөгыльләнә.
— Безнең районда райпо, җәмәгать туклануы кебек эре предприятиеләр юк. Әмма бу өлешне кече һәм урта бизнес вәкилләре алып тора, алар районны киендерә, ашата. Күпләр үз производстволарын оештырды, — дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. — Кече һәм урта эшкуарлыктан акча кереме дә арта — бер ел эчендә үсеш 200 миллион сум тәшкил итте. Район бюджетына күчерелә торган салым өлеше дә ел саен арта.
ТР Иҗтимагый палатасының икътисад буенча комиссия рәисе урынбасары–ТР кече һәм урта бизнес Ассоциациясе Советы Рәисе Фәрит Сафин, Аксубай районына сәфәрнең район эшмәкәрләренең проблемаларын тыңлауны, районның алга таба үсеше, эшмәкәрлекне җәелдерү өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында киңәш итүне үз эченә алуын билгеләп үтте.
Эшкуарлар эшмәкәрләр советы эшенең активлыгын арттыру, районга инвестицияләр җәлеп итү турында фикер алышты, эшмәкәрлекне үстерүдә иҗтимагый оешмаларның роле турында сөйләште. Эшмәкәрләргә грант ярдәме программаларында катнашырга, бизнес белән генә түгел, шулай ук хәйриячелек белән дә шөгыльләнергә кирәклеген аңлатты.
Утырыш бүләкләү тантанасы белән тәмамланды — эшмәкәрлек активлыгы күрсәткәннәре өчен Эльвира Низаевага һәм Григорий Маланчевка район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз