2021 елдан Россиядә азык-төлек булмаган товарларның бәясе күтәрелергә мөмкин

Бу шуның белән бәйле ки, 2021 елдан куллану товарлары калдыкларын һәм төрү материалларын тулысынча утильләштерүне күздә тоткан нормативлар үз көченә керергә тиеш.

(Казан, 25 февраль, «Татар-информ»). 2021 елдан Россиядә азык-төлек булмаган товарларның бәясе күтәрелергә мөмкин. Бу хакта «Известия» газетасы «Эшлекле Россия» иҗтимагый оешмасының сәүдә буенча комитеты башлыгы Алексей Федоровка сылтама белән хәбәр итә.

Әйтик, көнкүреш техникасы – 13, электроника – 9, өс һәм аяк киемнәре 2-5 процентка кыйммәтләнергә мөмкин. Бу шуның белән бәйле ки, 2021 елдан куллану товарлары калдыкларын һәм төрү материалларын тулысынча утильләштерүне күздә тоткан нормативлар үз көченә керергә тиеш.

РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы товар җитештерүчеләр һәм импортерларның киңәйтелгән җаваплылыгы институтын камилләштерү концепциясенең беренче вариантын 2019 елда тәкъдим иткән иде. Февраль ахырында концепция проекты РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченкога тәкъдим ителергә һәм Министрлар Кабинеты тарафыннан март ахырына кадәр кабул ителергә тиеш.

Ритейлерлар, тулаем алганда, концепцияне хуплады, шулай да әлеге процессның салмак кына барырга һәм озак дәвам итәргә тиешлеген искәртте. Президент администрациясендә исә Хөкүмәттә әлеге фикерләрне исәпкә алырлар дип өметләнәләр.

«Чиста ил» ассоциациясе башлыгы Руслан Гобәйдуллин да товарларның бәясе күтәрелү ихтималы белән килеште. Шул ук вакытта, ул базарда зур көндәшлек хөкем сөрүен һәм продукция бәяләренең җитештерүчеләрнең өстәмә чыгымнарына гына бәйле булмавын искәртте.