Казанның санитар-курорт учреждениеләре җир салымын түләү буенча ташлама алачак

Ташламалы ставка җирнең кадастр бәясеннән 0,1 процент күләмдә билгеләнгән.

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанның санитар-курорт учреждениеләре җир салымын түләү буенча ташлама алачак.
Казан шәһәре Думасының XIII сессиясе утырышында депутатлар тарафыннан шундый карар кабул ителде.

Бу социаль дәүләт ярдәме алуга хокукы булган гражданнарга санатор-курорт дәвалау юлламалары бирелә торган учреждениеләргә кагыла. Билгеле булганча, мондый ярдәм сугышта катнашучылар һәм сугыш инвалидлары, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, инвалидлар, физик мөмкинлекләре чикле балаларга күрсәтелә.

Ташламалы ставка җирнең кадастр бәясеннән 0,1 процент күләмдә билгеләнгән. Карар проекты федераль закон таләпләре нигезендә эшләнгән.