Татэнерго француз электр үткәргечләре сатып алу күләмен арттыра

Татэнерго француз электр үткәргечләре сатып алу күләмен арттыра

(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”, Әнвәр Маликов). “Татэнерго” ААҖ NEXANS француз компаниясе белән 2005 елда 1000 чакрым озынлыктагы “Торсада” изоляцияләнгән электр үткәргечләре сатып алу турында контракт төзеде. Әлеге үткәргечләрнең изоляцияләнмәгәннәре белән чагыштырганда өстенлекләре зур. Бу үткәргечләрне файдалану отышлы: электр энергиясен дә (изоляцияләнгән булу сәбәпле), шулай ук үткәргечләрнең үзләрен дә (алар эретеп кою өчен яраксыз) урлау мөмкин булмаячак.

Исегезгә төшереп үтик, “Татэнерго” ААҖ белән кабельле продукция җитештерүче дөньядагы иң эре француз корпорациясе арасында биш еллык хезмәттәшлек турындагы килешү узган елның февралендә төзелгән иде. Ул Татарстан энергокомпаниясенә кабель продукциясен турыдан-туры җибәрүне күздә тотты, ә бу компаниягә арадашчылардан сатып алына торган продукция бәясеннән 20 процентка очсызракка төшә. 2004 елда 700 чакрымлык “Торсада” үткәргечләре кертелгән, бу исә Татарстанның 70 торак пунктында түбән вольтлы (0,4 кВт) электр үткәргеч линияләрне үзгәртеп корырга мөмкинлек биргән. Агымдагы елда сатып алынган үткәргечләр республиканың тагын 100 торак пунктында линияләрне алыштырырга мөмкинлек бирәчәк. Гомумән алганда, энергетиклар шулай итеп 10 мең чакрым түбән вольтлы линияләрнең 2,5-3 мең чакрымын алыштырырга планлаштыра.