Илнең транспортчылары селектр киңәшмәсендә ташламаларны акчага алмаштыру турындагы законны гамәлгә кую буенча фикер алышты

Илнең транспортчылары селектр киңәшмәсендә ташламаларны акчага алмаштыру турындагы законны гамәлгә кую буенча фикер алышты
(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүген Россиянең транспорт министры Игорь Левитин илнең транспорт министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре белән селектр киңәшмәсе үткәрде. Киңәшмәдә Татарстанның транспортчылар төркемен ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Павел Чернов җитәкләде. Селектр киңәшмәсендә министрлык ведомствосындагы структура бүлекчәләре: Горький тимер юлының Казан бүлеге, "Татфлот" суднолар йөрешле компаниясе, "Татарстан" авиакомпаниясе катнашкан. Автомобильдә пассажирларны йөртүчеләрне "Татавтотранс" корпорациясе" ААҖнең генераль директоры Динар Миңнуллин тәкъдим иткән. Киңәшмәдә сүз киләчәктә ташламаларны акчага алмаштыру турындагы федераль законны гамәлгә кую механизмын камилләштерү турында барган.