news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

КАМАЗ электробуслар эшләп чыгару планын ике тапкыр арттырган

Бүгенге көндә автогигантта гамәлгә ашырыла торган программа нигезендә 9 метрлы электробус проектлаштырылган, 18 метрлысы җыелган һәм сынаулар уза.

КАМАЗ электробуслар эшләп чыгару планын ике тапкыр арттырган
«КАМАЗ» акционерлык җәмгыятенең матбугат хезмәте

(Чаллы, 25 гыйнвар, «Татар-информ»). Узган елда «НЕФАЗ» 202 электробус эшләп чыгарган, 2021 елда инновацион транспорт җитештерүне ике тапкыр арттыру күздә тотыла.

«КАМАЗ» акционерлык җәмгыятенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бүген Мәскәү линияләрендә 400 «КАМАЗ» электробусы йөри, шуның яртысы 2020 ел дәвамында сатып алынган.

«Мин пассажир транспортына һәрвакытта да „КАМАЗ“ өчен ярдәмче юнәлеш буларак карадым. Шулай да без Россия базарында технологик лидерга әверелгән техника булдыра алдык. Мәскәү базарына чыгу бизнесның масштабларын үзгәртте», - диде КАМАЗның генераль директоры Сергей Когогин.

Бүген КАМАЗда инновацион транспортны үстерүне күздә тоткан программа гамәлгә ашырыла. Әлеге юнәлеш кысаларында 9 метрлы электробус проектлаштырылган, 18 метрлысы җыелган һәм сынаулар уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100