Салым түлә һәм тыныч йокла

Күпкатлы йортлар урнашкан җир мәйданнары өчен гражданнар салым түли башлаячак
(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗмиев). Бүген “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат конференциясендә, җир реформасына бәйле рәвештә салым түләү, аның ставкалары һәм җир мәйданнарын рәсмиләштерүдә килеп туган вәзгыять хакында сөйләштеләр.
“Физик затлардан җир салымнарын җыюны тиешле дәрәҗәдә оештырырга!” 2008 елда салым органнары, Роснедвижимость, муниципаль берәмлекләр алдына менә шундый бурыч йөкләнә. Шул максаттан, гражданнарның пай җирләренә хокукын билгеләү буенча эш алып барылган.
Җир салымы җирле салым санала һәм урыннарда муниципаль берәмлекләр, авыл җирлекләре салымны билгеләп, аның түләү тәртибе һәм вакытын, шулай ук ставкаларын тәгаенлиләр. Моның белән бергә законнар нигезендә, аерым категория гражданнарга тиешле ташламаларны да билгелиләр.
Салым кодексы буенча авыл хуҗалыгы билгеләнүендәге җирләргә, аның кадастр бәясенең 0,3 проценты, ә башка төр җир участокларына 1,5 процент күләмендәге салым ставкасы куелган. Башкалада аерым категория җир участокларына ставкалар башкачарак. Мисалга, Казан шәһәр Думасы карары белән, торак фонды ( шәхси торак өчен төзелгән йортлар), шулай ук бакчачылык, дача ширкатьләре җир участокларыннан, аларның кадастр бәясеннән 0,2 процент күләмендә салым алына. Кадастр хакының 0,4 проценты күләмендәге салым исә сәүдә, җәмәгать туклануы, көнкүреш хезмәте, автостоянкалар, кредит һәм иминият оешмалары урнашкан җир кишәрлекләре өчен бидгеләнә.
ТР буенча салым хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Леонид Якунин ассызыклаганча, төзелеш оешмалары төзү эшләрен тәмамлап, объектларын дәүләти теркәү үткәрүгә кадәр үк инде салымнарын, билгеләнгән ставкалар буенча түли бара алалар.
РФ Салым кодексында түбәндәге затларга ташламалар каралган:
- Советлар Союзы, шулай ук РФ Геройларына, Дан орденының тулы кавалерларына;
- Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидларына, хәрби бәрелешләр ветераннары һәм инвалиддарына;
- Чернобыль АЭС һәлакәте нәтиҗәсендә радиция алган, социаль яклауга мохтаҗ гражданнарга;
- Хезмәт эшчәнлегендә мөмкинлекләре чикле икенче һәм өченче группа инвалидларга; шәхси йортларда торган һәм 18 яшькәчә балалары булган күп балалы гаиләләргә;
- Гомумкулланылыштагы җир участокларына бәйле оешмаларга. Болардан тыш, җирле үзидарә органнары, аерым карар белән өстәмә ташламалар да билгеләргә хокуклы.
Бүгенге матбугат конференциясендә җирдән салым алу буенча тагын бер үзгәреш булачагын да хәбәр иттеләр. Әйтик, тиздән шәһәрләрдәге күп катлы йортлар урнашкан һәм аның ишегалды, җәяүлеләр йөри торган сукмаларын берләштергән җирләр дә, анда торучыларга бүленә, һәм фатир хуҗаларына тиешле өлешләренә салым салына башлаячак. Хәзергә исә ул җирләрнең чикләрен билгеләү, аларны дәүләти теркәү процедурасы алып барыла.