Германия экспертлары Казан эшкуарларын кече һәм урта бизнесны финанслау тәҗрибәсе белән таныштыралар

Германия экспертлары Казан эшкуарларын кече һәм урта бизнесны финанслау тәҗрибәсе белән таныштыралар

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-инфор», Әнвәр Минһаҗев). Бүген ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында IfW Gesellschaft fur Wirtschaftsberatung mbH (Германия) консалтинг компаниясе катнашында ике көнлек халыкара «Кече һәм урта бизнесны финанслау мәсьәләләре» семинары ачылды.

Семинар ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министрлыгы ярдәме белән уза. Семинар барышында фикер алышыначак темалар Көнбатыш Ауропа һәм Россия Федерациясе кече һәм урта бизнесны финанслау системасы мәсьәләләренә кагылачак.