Миңнеханов: Казанда фатирларның өчтән берен башка төбәкләрдә яшәүчеләр сатып ала

Республика Президенты Татарстан башкаласының федераль төзүчеләрдә кызыксыну уятуын билгеләп узды.

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Казанда төзелүче фатирларның утыз процентын Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче кешеләр сатып ала. Бу турыда зур матбугат конференциясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.

Республика башкаласына эре федераль төзүчеләр килә башлаган. Рөстәм Миңнеханов моны Казанның заманча үсеп килүче шәһәр буларак үсеш нәтиҗәсе дип белдерде.

Ул Казан үзәгенең тарихи йөзен саклау белән бәйле вазгыятьне даими контрольдә тотуын әйтте. Шуның белән бергә, Татарстан башкаласында күчемсез милеккә ихтыяҗ даими рәвештә арта бара — шәһәр илнең башка төбәкләреннән кешеләрне ныграк җәлеп итә.

«Казанда торакка ихтыяҗ бик зур. <… > Хәзер Мәскәү төзүчеләре шәһәрнең югары маржинальлеккә ия булуын һәм Казанның заманча шәһәр икәнен күрделәр. Торакның утыз процентын Татарстаннан читтә яшәүчеләр сатып ала. Бу яхшы», — диде Рөстәм Миңнеханов.