Федераль теркәү хезмәтенең ТР буенча Идарәсендә коррупциянең өч факты ачыкланган

Хезмәтнең сайтында идарәдәге коррупция фактлары турында хәбәр калдырырга мөмкин.
(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Быел Федераль теркәү хезмәтенең ТР буенча Идарәсендә коррупциянең өч факты ачыкланган. Бу хакта бүген Федераль теркәү хезмәтенең ТР буенча Идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Игорь Марченко киңәйтелгән коллегия утырышында хәбәр итте. Коллегия эшендә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Игорь Марченкә сүзләренә караганда, фактлар гражданнарның вазифаи затларның үз вәкаләтләреннән явызларча файдалануы турындагы гаризалар буенча ачыкланган. Бер факт буенча Бөгелмә бүлегенең дәүләт теркәүчесенә карата гаепләү карары чыгарылган, башка фактлары буенча тикшерү алып барыла.

Коррупциягә каршы көрәшне активлаштыру максатларында 2007-2010 елларга Федераль теркәү хезмәтенең ТР буенча Идарәсенең коррупциягә каршы комплекслы программа эшләнгән. Программаның төп максаты – гражданнарның, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең коррупция белән бәйле хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү.

“Коррупциягә каршы сәясәтнең мөһим юнәлешләреннән берсе түрәләрнең үз вәкаләтләрен шәхси мәнфәгатьләрендә файдалануына карата җәмәгатьчелек аңын үзгәртү булырга тиеш. Безнең сайтта “Антикоррупция” баннеры бар, анда идарәдәге коррупция фактлары турында хәбәр калдырырга мөмкин. Без коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча эш төркеме төзедек, махсус “коррупциягә каршы телефон” гамәлгә кертелде”, - диде Игорь Марченко.

Күрелгән чараларга карамастан, бу юнәлештә эшнең әле тиешле дәрәҗәдә алып барылмавын билгеләп үтәргә кирәк. Чөнки халык бәяләгәнчә, теркәү хезмәтендә коррупция фактлары аеруча күп. “Шуңа күрә 2009 елга идарәнең төп бурычы – сафларыбызны идарәнең абруен һәм, гомумән, дәүләт гражданнар хезмәте имиджын бозучы затлардан чистарту”, - диде И.Марченко.