ТР Икътисад министрлыгында Башкала һәм Нефть икътисади районнары үсеш Концепциясе проектлары тикшерелде

Башкала һәм Нефть икътисади районнарының үсеш Концепциясе

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). ТР Икътисад министрлыгының бүген узган коллегия утырышында Башкала һәм Нефть икътисади районнарының үсеш Концепциясе тикшерелде. Фикер алышуларда коллегия әгъзалары, министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләреннән тыш, ТР Дәүләт Советы депутатлары, Казан шәһәре Башкарма комитеты вәкилләре катнашты.

Татарстан икътисады соңгы 15 ел эчендә төп күрсәткечләр буенча югары темплар алып, тотрыклы үсеш кичерә. Әмма шуңа да карамастан, республика районнары арасында аермалык шактый зур. Республика составындагы 43 муниципаль район һәм 2 шәһәр округының, мәсәлән, узган ел нәтиҗәләре буенча яртысы гына үз-үзен тәэмин итәрлек дип табылган. Республиканың урта вакытка исәпләнгән социаль-икътисади үсеш стратегиясе буенча 2010 елга алар 80 процентка үз-үзен тәэмин итәрлек дәрәҗәгә чыгарга тиеш. ТР Икътисад министрлыгы бу бурычны хәл итү юлын районнарны эре икътисади районнарга берләштереп, аларның комплекслы үсешендә күрә. Татарстан төбәкләренең гармонияле үсешен тәэмин итү максатыннан ТР Икътисад министрлыгы республика территориясен шартлы рәвештә эреләндерелгән 7 икътисади районга бүлүне тәкъдим итте. Бүгенге көндә министрлыкта шул 7 зонаның һәрберсенең үсеш Концепциясе әзерләнә. Министр Марат Сафиуллин сүзләренә караганда, районнарны зоналарга берләштергәндә хуҗалык элемтәләре, алардагы гомуми инфраструктура, мәшгульлек дәрәҗәсе исәпкә алынган. Бер зонага берләштергәндә районнарда ресурс потенциалы якынлыгына да игътибар бирелгән. Министрлык вәкилләре аңлатуынча, икътисади районнар автоном түгел, ә бер-берсе белән хәбәрләшеп, хезмәттәшлек итү аша үсәргә тиеш.

Зоналарга бүләргә республикада җитештерү көчләрен үстерү һәм урнаштыру стратегиясен эшләү этәргеч биргән. Бу районнар «2020 елга кадәр Татарстанда җитештерү көчләрен үстерү һәм урнаштыру программасы»ның состав өлешләрен тәшкил итәчәк.

Башкала икътисади районына килгәндә, республика территориясенең 13,3 процент өлешен алып торган бу зона 6 муниципаль районны – Яшел Үзән, Югары Ослан, Лаеш, Питрәч, Биектау, Әтнә һәм Казан шәһәр округын берләштерә. Бу зона республиканың халык иң тыгыз урнашкан урыны. Республика икътисадында хезмәт итүче халыкның 38 проценты шушында тупланган, тулай төбәк продуктының 28 проценты нәкъ менә биредә җитештерелә. Әлеге район химия, оборона-сәнәгать комплексы, җиңел һәм азык сәнәгате предприятиеләре тупланган урын санала.

Сәнәгать предприятиеләренә бай бу зонадагы төп проблема булып хезмәт ресурсларына кытлык санала. Моны хәл итү юлы итеп хезмәт миграциясе тәкъдим ителә, ягъни бирегә читтән җитештерү көчләре килү өчен шартлар тудырырга, аның өчен инфраструктураны үстерергә кирәк. Ә бу Кама икътисади районы тудыра торган конкуренция шартларында мөһим фактор булып санала. Бу җәһәттән Казанны хезмәт мигрантларын җәлеп итә ала торган үзәккә әйләндерү бурычы куела. Башкаланың үзен генә түгел, якын-тирәдәге инфраструктураны үстерү дә таләп ителә. Марат Сафиуллин белдергәнчә, бу мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә республика, территорияләр җитәкчеләренең аңлашып эшләве кирәк. Башкала икътисади районы үсеш Концепциясе проекты хакында аның составына керүче муниципалитетлар башлыклары белән сөйләшүләр дәвам итә.

Башкала икътисади районында Казан шәһәре үзәк урынны алып тора. Әлеге зонаны үстерүнең төп нәтиҗәләренең берсе Казан шәһәренең башкала функциясен тагын да киңәйтү булачак. Документ нигезендә, 2015 елга аны югары үскән икътисады, югары квалификацияле кадрлары, күпсанлы мәдәни үзәкләре, дәүләт учреждениеләре булган Идел буе төбәге башкаласына әверелдерү бурычы куелган. Фикер алышулар барышында, моның белән Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев килешеп бетмәде. Аның фикеренчә, Казанны Идел буе башкаласына әверелдерү үзмаксат булырга тиеш түгел. Ул бюрократик конторалар санын арттырудан башка берни бирмәячәк. Марат Галиев фикеренчә, Башкала икътисади зонасында гамәлдәге производстволарга нигезләнеп кенә алга таба перспективалар кору урынсыз, инновацион юнәлешне үстерүгә зур игътибар бирелергә тиеш. «Инновацион икътисадны үстерү зарур. Инновацион технологияләрне Россия эчендә генә үстереп булмый. Аны Транс милли компанияләр төзү аша гына үстереп була», – ди ул. Депутат белдергәнчә, бу таләп вузларда кадрлар әзерләгәндә дә сакланырга тиеш.

Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорски, Сарман, Чирмешән районнарын берләштергән Нефть икътисади зонасына килгәндә, Концепция буенча хәзерге этапта аның составындагы муниципалитетларны үстерүнең берничә мөмкин булган варианты карала. Әлмәтне, мәсәлән, нефть табу, нефть эшкәртү, нефтехимия буенча халыкара фәнни-белем бирү үзәге, Бөгелмәне транспорт логистикасы үзәге итү, Сарманны исә авыл хуҗалыгын үстерү үзәге итеп үстерү ниятләнә.

Концепцияләр проектларын эшләү бүген яңгыраган фикерләрне исәпкә алып алга таба дәвам итәчәк.