“Төньяк-көнбатыш магистраль нефть үткәргечләре”ндә – яңа җитәкче

“Төньяк-көнбатыш магистраль нефть үткәргечләре”ндә – яңа җитәкче

(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”). 21 декабрьдә үткән “Төньяк-көнбатыш магистраль нефть үткәргечләре” ААҖе акционерларның чираттан тыш гомуми җыелышында генераль директор итеп Рифкать Хәкимов билгеләнде.

Р.Хәкимов 1952 елда Бөгелмәдә туган. 1974 елда “Химия производствосы машиналары һәм аппаратлары” белгечлеге буенча И.Губкин исемендәге Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтын тәмамлаган.

Хезмәт биографиясен Краснокамский район нефть үткәргеч идарәсендә “Уральская” нефть суырту станциясендә өлкән инженер буларак башлаган. 2001 елның декабрь аеннан башлап “Төньяк-көнбатыш магистраль нефть үткәргечләре” ААҖдә тауар-транспорт операцияләре буенча генераль директор урынбасары булып эшли.

Аңа “ТРның атказанган нефтьчесе”, “ТР Минтопэнергоның мактаулы нефтьчесе” исемнәре бирелгән, “Транснефть” ААҖ Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. 2006 елда “Төньяк-көнбатыш магистраль нефть үткәргечләре” ААҖнең Мактау китабына кертелгән, 2007 елда Россия нефть-газ сәнәгатьчеләре берлегенең Мактау билгесе белән бүләкләнгән.