news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан метросы өчен 25,5 миллион сумга рельсларның ике моделен сатып алачаклар

Татарстан башкаласы метросы өчен барлыгы 266 тонна яңа рельска заказ бирәчәкләр.

Казан метросы өчен 25,5 миллион сумга рельсларның ике моделен сатып алачаклар
"Татар-информ" архивы

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казан метросы өчен 25,5 миллион сумга рельслар сатып алачаклар. Шул хактагы мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

«Р-65 рельсларын китерү. Килешүнең башлангыч (максималь) бәясе: 13 104 960 сум», - диелә тендер документларында.

Р-65 тибындагы рельслар магистраль тимер юллар һәм керә торган юлларда, шулай ук күпер тибындагы краннарның кран юллары өчен файдаланыла. Барлыгы 136 тонна шундый рельска заказ бирәчәкләр.

«Т62 рельсларын китерү. Килешүнең башлангыч (максималь) бәясе: 12 483 120 сум», - диелә документларда.

Т62 трамвай рельсы — трамвай юлларында файдалану өчен рельсның махсус профиле ул. 130 тонна шундый рельс кайтартылачак.

Казанның «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе рельсларны тулысынча үз акчасына сатып алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100