«Татнефть» Мәскәү биржасында бурычка 100 миллиард сум акча алачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов компания директорлар советы утырышын үткәрде.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). «Татнефть» компаниясе директорлар советы 100 миллиард сум күләмендәге биржа облигацияләре программасын һәм аларның эмиссиясе проспектын раслады. Директорлар советы утырышын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Облигацияләр программасы Мәскәү биржасында кыйммәтле кәгазьләр урнаштыру хисабына займ акчаларын оператив төстә җәлеп итүдә «Татнефть»кә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Биредә 5 миллиард сумга кадәр аерым траншлар хакында сүз бара. Алар компаниянең конкрет проектларын финанслау өчен ихтыяҗга карап чыгарылачак. Һәр траншны чыгару турында карар аерым кабул ителәчәк.

«Агымдагы ставкалар вакытында займ акчалары финанслауда җәлеп итә торган чыганак булып тора, «Татнефть»нең бурычлар йөкләмәсе исә Россиянең зур компанияләре арасында иң түбәне», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Моннан тыш, бүген директорлар советы «Татнефть» компаниясенең 2020 елга финанс-хуҗалык эшчәнлеген формалаштыруда төп параметрлар һәм шартларны раслады. Нефть чыгару «ОПЕК+» килешүендә каралган чикләүләргә бәйле рәвештә ике вариантта (29,2 миллион һәм 30,4 миллион тонна) планлаштырыла.