Казан Кремле: «Салават күпере»ндә торак бәясе тикшерү үткәргәннән соң күтәрелде

Дәүләт торак фонды торак комплекста бер квадрат метрның уртача бәясен 42,5 мең сумга кадәр арттырырга карар кылды.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). «Салават күпере»ндә торакка бәяләр мондый гамәлләрнең кирәклеген анализлаганнан соң күтәрелгән. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Республика Президентына төзелеш компанияләренең бәяләрне арттыру турында инициатива белән чыгуы хакында хәбәр иттеләр. Рөстәм Миңнеханов бәяләрне арттыру нигезлеме-түгелме икәнен анализларга йөкләмә бирде һәм төп принципка (торак бәясе үтемле булырга тиеш) таянып эш итәргә кирәклеген искәртте», - диде Лилия Галимова.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, подрядчылар үтенече белән һәм тиешле анализ үткәргәннән соң «Салават күпере» комплексында торакның бер квадрат метр бәясен 32,5 меңнән 38 мең сумга кадәр арттыру турында карар кабул ителгән. Шул ук вакытта, яши башлау өчен әзер фатирда бер квадрат метрның ахыргы бәясе 42,5 мең сум тирәсе тәшкил итәчәк.