420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Төркиянең Казандагы яңа Генераль консулы Исмет Эрикан белән хезмәттәшлекне үстерү юллары хакында фикер алышты. Очрашу республика Хөкүмәте йортында узды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Татарстан Төркия белән үзара хезмәттәшлекне киңәйтүгә аерым игътибар бирә. Әлеге хезмәттәшлек Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән. Ул уртак тырышлыкның хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.
Моннан тыш, ТР Премьер-министры дипломатны яңа вазифага керешүе белән котлады һәм эшендә уңышлар теләде. Исмет Эрикан быелның 1 октябрендә Төркиянең Казандагы Генераль консулы итеп билгеләнде.