Татарстан Элемтә министрлыгы 300дән артык видеокүзәтү камерасы сатып алмакчы

Тендер буенча алынган видеокамераларны Татарстан Элемтә министрлыгы Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә кулланырга җыена.

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы 2,63 миллион сумга 341 видеокамера сатып алырга җыена. Әлеге мәгълүмат дәүләт сатып алулары рәсми сайтында пәйда булды.

Документ нигезендә, видеокамералар җәмәгать куркынычсызлыгын арттыру һәм тәртип саклау максатыннан кулланылачак.

Видеокамералар архивыннан Эчке эшләр министрлыгы һәм башка кызыксынган идарә тармаклары куллана алачак.

Контракның максималь бәясе 2 миллион 630 мең 235 сум, ягъни бер камера 7,7 мең сум тора. Видеокамераларны Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, шулай ук республиканың 29 шәһәрендә һәм торак пунктында урнаштыру ниятләнә.

Сатып алынучы видеотехника секундына яхшы сыйфатлы 30 кадр яздыра ала һәм яздырылган видеофайллар сакланышы 30 көннән дә ким булмаячак.