Миңнеханов: ТАИФ һәм СИБУРны берләштерү Татарстан һәм аның халкы өчен файдалы булачак

Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм СИБУР бүген пунктлап язылган хезмәттәшлек килешүе төзеде, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Елена Рощупкина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАИФ һәм СИБУР компанияләрен кушу хакында фикерен белдерде. Бүген килешүне төгәлләү эшенә керештеләр.

«Мин рәсми рәвештә әлеге килешү республика өчен, республикада яшәүчеләр өчен, компанияләр өчен (СИБУРны сатып алучылар — Т-и искәрмәсе), СИБУР өчен дә файда китерәчәк дип белдерәм. Чөнки мондый компания бөтенләй башка бәядә булачак. Әлеге компания зур проектларны гамәлгә куя алачак, чөнки ул инде дөнья компанияләре бишлегендә», — диде Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, барлык якларның да мәнфәгатьләре туры килгән. «Әлеге адым дөрес ясалды», — ди Татарстан Президенты.

Миңнеханов килешү төзү периметрына керүче компанияләр — «Түбәнкаманефтехим», «Казаноргсинтез», ТГК-16 генерацияләү компаниясенең зур инвестиция программаларын гамәлгә куюын әйтте. Шул ук вакытта ТАИФта ике тоткарлаучы фактор бар. Берсе — бурыч йөкләнеше, икенчесе — чимал белән тәэмин ителеш.

«Яңа базарга, яңа мөмкинлекләргә, яңа технологияләргә ия партнер, эре уенчы кирәк булганда әлеге ике фактор иң мөһиме булып тора», — дип искәртте Президент.

Рөстәм Миңнеханов нефтьгазхимия комплексының Татарстанның үсеш ноктасы булуына ышана. «Республика өчен нефть химиясенең монда үсүе мөһим. Без әлеге теманы тикшергәндә мин берничә сорау куйдым, аларга бүген без барлык җавапларны да алдык», — диде ул.

Республика башлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм СИБУР бүген пунктлап язылган хезмәттәшлек килешүе төзеде, дип белдерде.