news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Президенты сәнәгать парклары эшенең нәтиҗәлелеген арттырырга кушты

Бүгенге көндә сәнәгать мәйданчыклары мәйданнарының бер өлеше файдаланылмый, резидентларны җәлеп итү буенча системалы эш юк.

Татарстан Президенты сәнәгать парклары эшенең нәтиҗәлелеген арттырырга кушты
архив/Владимир Васильев

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Икътисад министрлыгына хәзер тулы куәтенә эшли алмый торган сәнәгать паркларының һәм мәйданчыкларының нәтиҗәлелеген арттырырга кушты. Республика җитәкчесе бу йөкләмәне Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында яңгыратты.

«Районнарда сәнәгать мәйданчыклары мәйданнарының бер өлеше эшкә җәлеп ителмәгән, ә аларның кайберләрендә идарәнең төгәл структурасы төзелмәгән, резидентларны җәлеп итү буенча системалы эш юк. Шулай ук кайбер парклар җитәрлек инфраструктура белән тәэмин ителмәгән. Икътисад министрлыгына, башлыклар белән бергә сәнәгать парклары һәм мәйданчыклары эшенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә һәм гамәлгә ашырырга кушам», - диде ул.

Президент республиканың алгарышлы социаль-икътисади үсештәге биш территориянең мөһимлеген әйтте. Ул бу территория резидентларыннан бүгенге көндә бирелгән ташламалар суммасыннан бюджетка керем ике тапкыр артып китүен искәртте.

«Алабуга» махсус икътисади зонасы - салынган шәхси инвестицияләр һәм булдырылган эш урыннары саны буенча илнең махсус зоналары арасында лидер. Иннополис актив үсә. Күптән түгел анда Росатом белән берлектә Идел буенда мәгълүматларны эшкәртүнең зур үзәген булдыру буенча 8 млрд сумлык проект эшләтеп җибәрелде», - дип өстәде ТР Президенты.

Республика инфраструктурасы үсешендә шулай ук «Мастер» КИП зур роль уйный. Ул Европада 1,4 млн квадрат метр мәйданлы иң зур индустриаль паркларның берсе булды. Шулай ук «Химград» технополисы да. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100