Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» нефть-газ химиясе комплексын үстерү программасын хуплады

Татарстан Президенты нефть компаниясе директорлар советы утырышын уздырды.

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган утырышта «Татнефть»нең нефть химиясе, энергетика һәм экология өлкәсендәге проектлары турында фикер алыштылар. Шулай ук 2020 елның сигез аенда компания бюджеты каралды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук утырышта катнашучылар «Татнефть» ГАҖ нефть химиясе комплексы проектын гамәлгә ашыру белән танышты. Директорлар советы нефть, газ, химия комплексын алга таба үстерү буенча актуаль программаларны хуплады. Проектны гамәлгә ашырганда экологик куркынычсызлыкка аерым игътибар бирелә: иң яхшы технологияләрне кулланудан тыш, җитештерүнең экологик нәтиҗәлелеген кардиналь рәвештә яхшыртучы проектлар карала», - диделәр матбугат хезмәтендә.

Президентка шулай ук казаннарны реконструкцияләү һәм «Татнефть» шин комплексына җылылык җибәрү өчен эстакада төзү эшләре алып барыла торган Түбән Кама ТЭЦ модернизациясе турында сөйләделәр.

Моннан тыш, утырышта экологияне саклауга юнәлдерелгән «Татнефть» проектлары каралды. Компания нефть чыгару объектлары астында җир һәм урман кишәрлекләре мәйданын киметү буенча технологияләр реестрын төзи, катлам басымын саклау системасын модернизацияли. Пластик торбалар коррозия ингибиторларын куллануны бетерәчәк һәм су үткәргечләрнең хезмәт итү вакытын арттырачак.