news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песошин: Татарстан Үзәк-Көнчыгыш конгресста ИТС буенча иң яхшы проектлар тәкъдим итә

Татарстан Премьер-министры Kazan Digital Week-2020 халыкара онлайн-форум ябылу тантанасында катнашты.

Песошин: Татарстан Үзәк-Көнчыгыш конгресста ИТС буенча иң яхшы проектлар тәкъдим итә
tatarstan.ru

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә ТР Премьер-министры Алексей Песошин Kazan Digital Week-2020 халыкара онлайн-форумы ябылу тантанасында катнашты. Чара видеоконференция режимында узды. Бу хакта ТР Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, цифрлы форум вакытында шулай ук Digital SuperHero хакатоннарының бөтенроссия онлайн-марафоны узды. Алексей Песошин барлык катнашучыларга кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде.

«Мин форум мәйданчыгында үзләренең фәнни, инженерлык, коммерция эшләнмәләрен, бүгенге проблемаларның цифрлы чишелешләрен һәм перспектив проектларын тәкъдим иткән барлык галимнәргә, белгечләргә, экспертларга рәхмәт белдерәсем килә», — диде Премьер.

Ул шулай ук оештыручыларга һәм форумның техник өлеше өчен җавап бирүчеләргә рәхмәт белдерде һәм аларны 2020 елда узачак очрашуга килергә чакырды.

«Киләсе елда сезне икенче чарага чакырасым килә, анда безнең форум мәйданчыгында очрашуыбызга өметләнәм. Ә 2022 елда без Интеллектуаль транспорт системалары (ИТС ) буенча беренче Үзәк-Көнчыгыш конгресста иң яхшы проектлар һәм карарлар тәкъдим итәчәкбез», - диде Песошин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100