Татарстанда торак төзелешен үстерү программасы 430 миллиард сум тәшкил итәчәк

Бүген РФ Төбәк үсеше министрлыгында Татарстан Россия төбәкләре арасыннан беренче булып торак төзелеше үсеше программасын яклады

(Мәскәү, 24 сентябрь, «Татар-информ», Михаил Миронов). Татарстанда 2020 елга кадәр торак төзелешен үстерү программасының гомуми бәясе 430 миллиард сум тәшкил итәчәк. Мондый мәгълүмат бүген Мәскәүдә “Россия гражданнарына – арзан һәм уңайлы торак” өстенлекле илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча Координацион совет утырышында белдерелде. Утырышны РФ төбәк үсеше министры Виктор Басаргин алып барды.
Совет утырышының төп темасы Татарстанда торак төзелешен үстерү комплекслы программасын тәкъдим итү һәм яклау иде. Программаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин тәкъдим итте. Утырышта Россиянең 13 төбәгеннән вәкилләр, федераль үсеш институтлары җитәкчеләре катнашты.
Россия Хөкүмәте Рәисе 2015 елдан алып 2020 елга кадәр РФның һәр субъектында торак төзелешен үстерү буенча комплекслы программа формалаштыру бурычын куйган иде. Бүген Татарстан төбәкләр арасыннан беренче булып РФ Төбәк үсеше министрлыгында бу программаны яклады. “Без Татарстан программасын берничә тапкыр караган идек, бу төбәк программасының нинди булырга тиешлеген раслаучы үрнәк”, - дип ассызыклады төбәк үсеше министры урынбасары К.Королевский.
Татарстанда торак төзелешен үстерү программасы еллык үсеш күләме 2011-2013 елларда 5 процент, ә 2014 елдан башлап еллык үсеш 10 процент итеп карала, дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
“Республика торак төзелешенең интенсив үсеше өчен беренче шартлар бар, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов. – Татарстанда җитәрлек дәрәҗәдә көчле төзелеш комплексы һәм төзелеш индустриясе базасы, күпчелек эре шәһәрләрнең һәм муниципаль берәмлекләрнең териториаль планлаштыру буенча эшләнгән документлары бар, торак пунктларны газлаштыру һәм авыллар арасында автомобиль юллары төзелеше программалары, “Свой дом” программасы чынга ашырылган.
Республика башлыгы сүзләренчә, Татарстанда тузган торакны бетерү программасын гамәлгә кую нәтиҗәсендә 49125 кеше бушлай яңа тораклы булган, 2005 елдан башлап ТРда социаль ипотека программасы эшли, бу программа буенча торак бәясе - 1 квадрат метр 23,5 мең сум тирәсе тәшкил итә.
Утырышта катнашучыларга программаның нечкәлекләре турында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин белдерде. “Программаны эшләгәндә торак төзелешен үстерү мәсьәләсен хәл итүне ихтыяҗдан чыгып хәл итәргә тырыштык”, - дип белдерде министр.
Татарстанда дәүләт ярдәменә килгәндә, социаль ипотека программасы, территорияләрне комплекслы үзләштерү, шәхси торак төзелеше программалары билгеләнде. Шулай ук сәнәгать төзелеш материаллары предприятиеләре производстволарын модерниазацияләүгә зур игътибар бирелә. “Классик ипотека үсешендә без торак төзелешен һәм ихтыяҗны стимуллаштыручы проектларга өметләнәбез”, - дип белдерде Марат Хөснуллин.
Татарстанда төзелештә административ каршылыкларны киметү өчен “Электрон Россия” кысаларында төзелешкә рөхсәт бирү һәм электрон рәвештә дәүләт ведомстводан тыш экспертиза карараын алу өчен зур эшләр башкарыла. Министр сүзләренчә, республикада киләсе елда рөхсәт бирү срогын ике тапкыр кыскарту бурычы куелган.
Татарстан программасы турындагы фикерләрен утырышта катнашучылар да белдерде. Алар барысы да документны башка төбәкләрдә шундый программа эшләгәндә база программасы буларак файдаланырга була дип белдерде һәм программаны югары сыйфатлы дип бәяләде.
Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Татарстанда Дәүләт торак фонды тарафыннан эконом-класслы торак социаль ипотека буенча төзелә һәм бу торак кем торакка мохтаҗ нәкъ шуларга бирелә, дип белдерде. “Эконом-класслы торак классик схема буенча торак алырга мөмкинлеге булмаган кеше сатып алырлык булырга тиеш”, - дип ассызыклады Татарстан Президенты.
Татарстанда инженер инфраструктурасы төзелеш бәясенә йогынты ясамый. “Бу прецедент, моның өчен республика җитәкчелегенә аерым рәхмәт белдерәм”, диде төбәк үсеше министры урынбасары Константин Королевский.
Утырыш ахырында Татарстан Президенты белән Россия Федерациясе төбәк үсеше министры Виктор Басаргин искәрмәләр һәм тәкъдимнәрне исәпкә алып, Татарстанда торак төзелешен үстерү программасын имзалады. В.Басаргин билгеләп үткәнчә, Татарстан мондый программа эшләүдә “пионер” буларак очраклы сайланмаган. “Республикада торак төзелеше актив үсеш алуын, торак белән тәэмин итү мәсьәләләре хәл ителүен аңлыйбыз”, - дип ассызыклады Виктор Басаргин.