Яшелчә һәм җиләк-җимеш очсызлануын дәвам итә

Сөт продуктлары белән атланмай кыйммәтләнә бара
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Казанның кулланучылар базарында яшелчә һәм җиләк-җимеш очсызлануын дәвам итә. Сезонлы көзге ярминкәләр алдыннан, узган атнада бәрәңге, башлы суган, алма 6,1-7 процентка очсызлана төшкән. Татарстанстат хәбәрләренә караганда, кишер бәясе дә соңгы 1 атна эчендә 2,3 процентка, туңдырылган балык белән шикәр комының – 1,5-1,8 процентка кими төшкән. Бодай онын, тары һәм дөге ярмаларын 0,2-0,3 процентка арзанракка алып булган.
Шул ук вакытта сөт продуктлары һәм атланмай кыйммәтләнүен дәвам итә. Беренчеләрендә бәяләр үзгәреше 0,9-2,2 процент булса, атланмайда 2,8 процентка җитә. Ул әлеге продукцияләрне сатып җибәрү бәясенең күтәрелүе белән бәйле. Соңгы бер атна дәвамында тавык йомыркасы 2,7 процентка, сыер ите 2,7 процентка, аш тозы – 2, чистартылган тавык – 1,6, ярым ысланган казылык – 0,8 процентка кыйммәтләнгән.
Идел буе федераль округындагы баш шәһәрләр белән чагыштырганда, Казанда алма, башлы суган, ярым ысланган казылык, туңдырылган балык, атланмай, дөге ярмасы, каймак, сөт, арыш һәм бодай икмәге, бәрәңге, кәбестә, кишер бәясе арзан санала.