«Венчур инвестицияләрен салуга ярдәм фонды» ның Попечительләр советы утырышы узды

Анда Попечительләр Советы рәисе сайланып, «Тройка Диалог» идарә компаниясенең венчур инвестицияләре салуда аерым проектлар буенча алып барылган эш хисабы тыңланды
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Бүген Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «ТР фән-техника өлкәсендә эшләүче кече предприятиеләргә венчур инвестицияләрен салуны үстерүгә ярдәм фонды» ның Попечительләр Советы утырышы узды. Анда Попечительләр Советы рәисе сайланып, «Тройка Диалог» идарә компаниясенең венчур инвестицияләре салуда аерым проектлар буенча алып барылган эш хисабы тыңланды.
Фонд Уставы нигезендә, Попечительләр советы рәисе аның беренче утырышында совет әгъзалары арасыннан ике ел вакытка сайлана. Бу вазифага ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов сайланган иде. Ике ел вакыт узу сәбәпле, рәисне кабат сайлау ихтыяҗы туды. Бүгенге утырышта әлеге вазифага кабаттан ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов сайланды.
Кече предприятиеләргә венчур инвестицияләрен салуны үстерүгә ярдәм фонды ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан гамәлгә куелган иде. Билгеле булганча, моннан 3 ел элек төзелгән әлеге фонд ТР Инвестиция-венчур фонды белән берлектә фәнни казанышлар, югары технологик проектларга нигезләнеп эшләүче кече предприятиеләргә финанс ярдәме күрсәтүне максат итә. 2006 елның гыйнварында фонд чаралары белән идарә итү хокукын алу өчен компанияләр арасында конкурс игълан ителгән иде. Шул елның маенда бу конкурста җиңеп чыккан «Тройка Диалог» идарә компаниясе» фонд чаралары белән идарә итү хокукына ия булды. Узган елда конкурс нигезендә бу хокукны шулай ук Татарстанның «Ак Барс Капитал» идарә компаниясе» дә яулады.
Бүгенге утырышта яңа проектлар хакында «ТройкаДиалог» компанияләр төркеменең венчурлы финанслау буенча директоры Артем Юхин чыгыш ясады. Ул ассызыклап узганча, хәзерге вакытта «ТР фән-техника өлкәсендә эшләүче кече предпрятиеләргә венчур инвестицияләрен салуны үстерүгә ярдәм фонды» акчалары төп ике проектка салынган. Аларның берсе – «Айко» ҖЧҖ тәкъдим иткән традицион рестораннар, фаст-фуд классындагы туклану биналары бизнесы белән идарәнең комплекслы системасы. Бу хакта Попечительләр советының май аенда узган утырышында җентекле сөйләшү булган иде инде. Бу проект ресторан, башка җәмәгать туклануы урыннарында кулланучыга тиз һәм сыйфатлы хезмәт күрсәтеп, бизнесның рентабельлелеген күтәрүгә көйләнгән. «Айко» тәкъдим иткән бу проектка «ТР фән-техника өлкәсендә эшләүче кече предпритиеләргә венчур инвестицияләрен салуны үстерүгә ярдәм фонды» 3 млн. доллардан артык инвестицияләр салган. Алар бу проектны үстерүгә, Казанда программистлар штатын арттыруга һ.б. тотылачак. Артем Юхин «СНС Холдинг» җәмгыяте тәкъдим иткән «SafenSec» проекты язмышына да тукталды. Ул – персональ компьютерларны вирус, шпион-программалар һ.б. саклау системасының яңа буыны. Хәзер «СНС Холдинг» компаниясе белән «Тройка Диалог» аны гамәлгә ашыру буенча беренче документлар имзаланган. Тиздән килешү төзелеп, проектка инвестицияләр салыныр дигән өмет белдерде «Тройка Диалог» вәкиле. Ул утырышта венчур инвестицияләре салу өчен перспектив юнәлешләрдән саналган тагын 4 проектны тәкъдим итте.
Попечительләр советы утырышыннан соң булган әңгәмә вакытында Артем Юхин белдергәнчә, бу проектларның берсе мәгълүмат технологияләре белән бәйле һәм ул халыкара базарга чыгуны күздә тота. Фәнни казанышларга нигезләнгән калган проектлар Казандагы фәнни мәктәпләр эшчәнлегенә корылган. Әлегә конкрет килешүләргә ирешелми торып, алар хакында конкрет сөйләшергә иртәрәк дип саный Артем Юхин. Шулай да ул фәнни проектларның берсенең спектроскопия белән бәйле булуын искәртте. Бу хакта Казан вузларының берсе белән хәзер җентекле сөйләшүләр алып барыла. Тагын бер проект машина төзелеше белән бәйле булачак. «Безнең фондның 70-80 процент инвестициясе халыкара проектларга, калган 20-30 процент инвестицияләр фәнни казанышларга нигезләнгән проектларга биреләчәк», – дип белдерде Артем Юхин. Бу проектларның барысы да бүген Попечительләр советы әгъзалары тарафыннан хупланган. «Тройка Диалог» вәкиле киләсе Попечительләр советы утырышында алар хакында конкрет сөйләшергә мөмкин булачагын ышандырды.