“КАМАЗ” җитәкчеләре компаниянең профсоюз оешмасы лидерлары белән очрашты

“КАМАЗ” ачык акционерлык җәмгыятендә җитештерү күрсәткечләре буенча август соңгы ике елда иң яхшы ай булды
(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”). “КАМАЗ” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары – башкаручы директор Юрий Клочков компаниянең профсоюз оешмасы лидерлары белән очрашты. Бу хакта бүген “КАМАЗ” ААҖнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ю.Клочков сүзләренә караганда, җитештерү күрсәткечләре буенча август соңгы ике елда иң яхшы ай булган. Җитештерү алдан билгеләнгән ритмга кергән. Җыю планы вакытында үтәлә. Бу шартларда эшләп чыгарыла торган продукциянең сыйфатын арттыруга аерым игътибар бирелергә тиеш. Юрий Клочков фикеренчә, нәкъ менә оеманың профсоюз лидерлары “КАМАЗ” ААҖ җитештерү системасының юл күрсәтүчеләре булырга тиеш.
Клочков профсоюзларга персонал белән эшләүне тагын да активлаштырырга кирәклеген икенче мөһим позиция дип атады. Ул урыннарда коллективлар белән тагын да тыгызрак эшләү, предприятиедә урнашып калсыннар өчен автозаводка килүче яшьләргә тагын да уңайлырак шартлар тудырырга кирәклегенә басым ясады. Киләсе елда “КАМАЗ”га күп санда яңа җиһазлар кайтарылачак. Анда эшләү өчен, беренче чиратта, компьютер технологияләрен белүгә нигезләнгән башка төрле квалификация кирәк булачак.
Очрашуга нәтиҗә ясап, Юрий Колочков ирешелгән уңышларга да карамастан, тынычланып калырга ярамавын искәртте, чөнки эшләп чыгарылган продукция ел саен арта, технологияләр алышына, модель рәте киңәя һәм эш тагын да күбәя.