“КАМАЗ” белгечләре студентларны эш урыннарында укыта

“КАМАЗ” ачык акционерлык җәмгыяте белгечләре тарафыннан оештырылган вуз укучыларын максатчан әзерләү программасы тәкъдир ителде
(Казан, 24 сентябрь, “Татар-информ”). Инженер-икътисад академиясенең актлар залында “КАМАЗ” ачык акционерлык җәмгыяте белгечләре тарафыннан оештырылган һәм гамәлгә ашырылган вуз укучыларын максатчан әзерләү программасы тәкъдир ителде.
Автогигантның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, программа кысаларында 100дән артык студент “КАМАЗ” ААҖ һәм Инженер-икътисад академиясе белән килешүләр төзеде, аларның нигезендә студентларга өстәмә белем биреләчәк. Аның гамәли өлеше булачак эш урынында – “КАМАЗ” ААҖндә узачак.
Программаның төп өстенлеге шунда – автогигант белем һәм күнекмәләре җитештерүнең заманча таләпләренә җавап бирүче әзер яшь белгечләргә ия булачак, җайлашу чоры кыскарачак, остазларга тотылучы чыгымнар кимиячәк. Хәхерге вакытта берничә дистә студент “КАМАЗ” ААҖнең фәнни-техник һәм технология үзәкләрендә эшли инде.
Очрашуда катнашкан “КАМАЗ”ның топ-менеджерлары – “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры урынбасары Кирилл Пузырьков, баш технолог Равил Хисаметдинов һәм фәнни-техник үзәк директоры урынбасары Владимир Новиков әлеге программаны гамәлгә ашыруның тәүге нәтиҗәләрен югары бәяләде.