Иң кыйммәтле дизель ягулыгы – Ижевскида

Казанда АИ-93,92 маркалы бензин бәясе 0,4 процентка кими төшкән
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). Соңгы бер атна эчендә, Идел буе федераль округына кергән 8 төбәк башкаласында, узган атна белән чагыштырганда, бензин бәяләре үзгәреш кичермәгән. Казанда исә АИ -93,92 маркалы бензин 0,4 процентка арзаная төшкән.
Татарстанстат мәгълүматларына караганда, үткән атнада иң кыйммәтле А-76 маркалы бензин һәм дизель ягулыгы Ижевски шәһәрендә булган. Биредә бензинның 1 литрны 21 сум 15 тиен, дизель ягулыгының – 25 сум 7 тиен тора. АИ-93,92 маркалы ягулыкның иң кыйммәте – Самарада (1 литры 24 сум 1 тиен). АИ-95 маркалы бензинга иң кыйммәт бәяне –1 литр өчен 25 сум 70 тиенне Саранскида сорыйлар.