7 ай эчендә күчемсез милек операцияләре базарында эшләүчеләр саны 90 процентка арткан

Ә шул ук вакытта эшкәртү производстволарының күбесенә квалификацияле эшче кадрлар җитми
(Казан, 24 сентябрь, Айгөл Фәхретдинова). Җитештерүнең нәтиҗәлелеге үсүне тоткарлаучы төп фактор – түбән хезмәт хакы. ТР Икътисад министрлыгының социаль-икътисади үсеш бүлеге җитәкчесе Галина Малязина әнә шулай дип белдерде.
Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда республикада хезмәт хакы фонды ел саен уртача 23 процентка арта. Әмма шул ук вакытта аерым эш төрләре буенча уртача хезмәт хакы күләме нык аерыла. Мәсәлән, бүген файдалы казылмалар табу, финанс өлкәсендә аның уртача күләме авыл хуҗалыгы тармагындагыдан 4 тапкырдан да артып китә. «Эш хакы күләмендә пропорциянең бозылуы хезмәт ресурсларының икътисадның югары керемле тармакларына күпләп урнашуына китерде», – ди Галина Малязина. Агымдагы елның 7 аенда Татарстанда финанс тармагында эшләүчеләр саны 13 процентка, кунакханә-ресторан бизнесы өлкәсендә хезмәт куючылар саны – 16, сәүдә өлкәсендә эшләүчеләр саны 18 процентка арткан. Күчемсез милек операцияләре базарында эшләүчеләр саны 90 процентка күбәйгән. Ә шул ук вакытта эшкәртү производстволарының күбесенә квалификацияле эшче кадрлар җитми.
Бу проблеманы чишүдә нәтиҗәле чараларның берсе итеп, Галина Малязина инновацион технологияләргә күчүне атады. Алар югары хезмәт хакы белән квалификацияле эшче куллар килүгә юл ачарга тиеш.